Әлки районында кырларны самолетлар ярдәмендә тукландыралар
Район хуҗалыкларында уҗым культураларын тукландыралар.
Кар астында кышлаган булачак уңышның 16 мең гектарына ашлама кертелгән инде. Бу эштә очкычлар да ярдәмгә килә.
Яңа Чаллы авылыннан ерак түгел кырда самолетлар очу-төшү полосасы булдырылган. Волгоградтан килгән эшчеләр АН-2 самолетыннан Үргәгар отряды кырларында уҗым культураларын ашлама белән туендыралар.
Очкыч белән 20 елдан артык стажлы пилот Давид Эгоян идарә итә. Автокран ярдәмендә самолет “карынына” 1300 килограмм минераль ашлама төяп, ул “тимер кошны” һавага күтәрә һәм уҗым бодае мәйданнарына аммоний нитраты сиптерә. Бер очыш, ашлана торган территориянең аэродромнан нинди ераклыкта булуына карап, 5-6 минут дәвам итә. Бу вакытта 12 гектар басу тукландырыла.
Өч көндә көзге бодай чәчелгән 800 гектар мәйданда тукландыру эшен төгәлләгәннәр. Отряд начальнигы Айрат Нуруллин әйтүенә караганда, һәр гектарга физик авырлыкта уртача 120 килограмм ашлама кертелгән.
–Басуларны ашлау өчен очкыч файдалану эшне гаять тизләтә. Ә язгы кыр эшләре вакытында һәр минут исәптә,–ди Айрат Нуруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев