Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында пандемия башланганнан бирле коронавирус йоктыруның 27 очрагы теркәлгән

Алда – озын Яңа ел яллары. Кибетләрдә халык аеруча күп булачак. Бу вакытта коронавируска каршы саклык чараларын бигрәк тә төгәл үтәү зарур.

Коронавирус таралуга юл куймау буенча район эшче төркеме утырышында моңа басым ясап әйтелде. Һәркемгә битлектән йөрү, аны дөрес кию, кулларны антисептик белән эшкәртү, социаль дистанция саклау бик мөһим.

Район башлыгы Александр Никошин полиция хезмәткәрләренә Яңа ел каникулы чорында җәмәгать урыннарында битлек режимы үтәлүгә контрольне көчәйтергә кушты.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин әйтүенчә, соңгы өч көндә битлек режимын бозуның 10 очрагы ачыкланган. Кагыйдә бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән. Барлык эшләр судка юлланган, аларның икесе буенча инде карарлар кабул ителгән.

Баш табиб Светлана Одушкина сүзләренә караганда, пандемия башланганнан бирле районда COVID-19 инфекциясе йоктыруның 27 очрагы теркәлгән. Бүген хастаханәнең йогышлы чирләр бүлегендә 11 кеше ята. Өйдә дәваланучы 49 әлкиле бушлай дарулар алган. Болар коронавирус, пневмония һәм ОРВИ белән чирләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев