Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында референдум зур җанлылык белән уза.

.

                                        Буген иртәнге 7дә Әлки районында 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Узара салым мәсьәләсе хәл ителәчәк референдумда халык бик актив катнаша.                        Без иртәдән Нәби Дәули исемендәге гимназия бинасында урнашкан 719нчы Базарлы Матак сайлау участогында булдык.Биредә куңелле музыка яңгырый, килучеләрне фойеда гимназия укытучылары каршы алып,коймак белән кайнар чәй эчеп алырга тәкьдим итәләр.                               Халык тавыш бирергә өзлексез килеп тора.                       --Кешеләр узган елгы референдумга караганда купкә активрак,-ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева.-Көндезге 12гә участоктагы барлык сайлаучыларның 51 проценты тавыш биргән иде инде".           Әнә ирле-хатынлы Әхәт hәм Сәвия Нотфуллиннар, бюллетеньнәрен урнага төшереп, ишеккә юнәлделәр.Алардан көннең төп темасы турында сораштырабыз.                --Бездә бюджет акчасына да куп эшләнә,- ди алар.-Асфальт юллар,парклар,торак йортлар,ФАПлар-барысы да халык өчен бик кирәкле обьектлар.Узара салым средстволарының исә урам утлары чыгымнарына, зиратларны төзекләндеругә,юлларны ремонтлауга тотылуын беләбез.Әйдә,салымы да җыелсын, узебезнең тормыш-көнкурешне яхшырту өчен бит ул.      

Фоат hәм Рәмзия Билаловлар, Гөлсирә Әхмәтшина,Марат Хәлилов та әлеге фикерне хупладылар.                     Референдумда кузәтучеләр дә эшли. "Бердәм Россия" партиясеннән вәкил Лидия Чумвнова hәм "Чиста сайлаулар өчен" кузәту корпусыннан Фәридә Яруллина, шулай ук полиция хезмәткәре Руслан Галләмов рөферендумда закон бозулар кузәтелмәвен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев