Әлки районында сентябрьдә аерылышучылар саны арткан
Яңалыклар

Әлки районында сентябрьдә аерылышучылар саны арткан

ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Сентябрьдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 14 бала исәпкә алынган.

Узган айда 8 пар никахлашкан. Ни кызганыч, ай дәвамында 9 гаилә таркалган, 17 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Ел башыннан бирле 84 бәби исәпкә алынган, 70 гаилә төзелгән, 34 пар аерылышкан, 192 кеше бакыйлыкка күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр сентябрьдә  ЗАГС бүлегендә 13 бала исәпкә алынган (ел башыннан – 114), 13 туй булган (65), 2 пар аерылышкан (37), 19 кеше арабыздан киткән (217).


Нет комментариев