Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шахмат осталарын ачыкладылар

​​​​​​​Алпар урта гомумбелем мәктәбендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында гомумбелем  мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча район беренчелеге узды.

 
Ярышта 8 мәктәптән -Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак, Алпар, Түбән Кәчи, Юхмачы, Хузангай, Карга, Түбән Әлки  мәктәпләре (барысы 32 укучы) катнашты. 
Ярышларны әзерләү һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек итүне Алпар урта мәктәбе коллективы башкарды.
Ярышта баш хөкемдар Әнәс Вәлиев, аның ярдәмчесе Рәмиз Гыльметдинов җитәкчелек иттеләр. 
Ярышта түбәндәге укучылар призлы урыннарны яулады:
Егетләр  арасында: 
беренче урында - Герасимов Игорь (Нәби Дәүли исемендәге гимназия, тренеры-Вәгыйзов Рунар), икенче урында - Владыкин Максим (Түбән Кәчи  мәктәбе, тренеры-Павлов Василий),  өченче урында - Сираҗев Динияр (Түбән Әлки  урта мәктәбе, тренеры-Садриев Равил).
Кызлар арасында: 
беренче урында - Шәяхмәтова Алинә (Юхмачы урта мәктәбе, тренеры-Корбанбаев Фәрхад), икенче урында - Хөснетдинова Камилла (Базарлы Матак мәктәбе, тренеры-Шәмсетдинова Рамилә),  өченче урында - Володина Карина (Алпар урта мәктәбе, Гыльметдинов Рәмиз)
Командалар арасында беренче урынга Нәби Дәүли исемендәге гимназия, икенче урынга Юхмачы, өченче урынга Базарлы Матак урта мәктәбе лаек булды. Җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаган укучылар һәм командалар Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев