Әлки районында сөткә бәя бераз төште
Яңалыклар

Әлки районында сөткә бәя бераз төште

Районда халыктан җыелган сөт башлыча ике пунктка тапшырыла.

Базарлы Матактагы “Баулы сөт заводы” җәмгыяте сөтнең килограммын 21 сумнан, ә Түбән Әлкидә эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов пункты  22 сумнан кабул итәләр.

Исегезгә төшерәбез: халык белән исәп-хисап ясаганда сөт җыючының транспорт чыгымнары һәм хезмәт хакы шул суммадан тотып калына.


Нет комментариев