Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында үткәрелгән рейдта кагыйдә бозулар ачыкланган
Яңалыклар

Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында үткәрелгән рейдта кагыйдә бозулар ачыкланган

“Трактор-прицеп” операциясе кысаларында Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Борискино авылында профилактика рейды үткәргәннәр.

 

Гостехнадзорның район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов әйтүенчә, тикшерү барышында үзйөрешле машина-тракторларны техник карау үткәрмичә файдалану очраклары ачыкланган. Транспорт ияләренә карата административ материаллар төзелгән, җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә кушылган. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, “Трактор-прицеп” операциясе 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 


Нет комментариев