Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәре саф һавада уза
1653
0
Пандемия чикләүләре белән бәйле рәвештә, Яңа ел бәйрәмнәре нигездә саф һавада узачак.
30 декабрьдә Базарлы Матактагы Үзәк паркта Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында бию кичәсе – дискотека оештырылачак. Ә 31 декабрьдә Үзәк паркта бәйрәм кичке 19 сәгатьтә башлана. Яңа ел фейерверкы 22 сәгатькә планлаштырыла. Мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел киченә бик кызыклы һәм бай программа әзерлиләр.
Авылларда Яңа ел бәйрәмнәрен 30-31 декабрьдә урамдагы чыршы тирәсендә үткәрү күздә тотыла. Яңа ел каникулы көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда балалар һәм олылар өчен төрле күңел ачу чаралары, чаңгылы-чаналы, коймаклы-чәйле бәйрәмнәр оештырылачак. Алар барысы да саф һавада үтә. Бу хакта безгә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев