Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә күп төрле чаралар үткәреләчәк
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә районда күп төрле күңел ачу чаралары оештырыла.
30 декабрьдә 20 сәгатьтә район мәдәният йортында күңелле бал-маскарад башланып китәчәк.
Традиция буенча, Яңа ел сәгате суккач, 1 гыйнварда 0.30 сәгатьтә мәдәният хезмәткәрләре әлкилеләрне Үзәк паркка “Хуш киләсең, Яңа ел!” дигән бәйрәм чарасына чакыралар.
4 гыйнварда (12.00) Геройлар паркында балалар өчен “Кыш Бабай уеннары” оештырылачак. 6 гыйнварда (12.00) Ана даны паркында балалар өчен уеннар программасы була. 7 гыйнварда (12.00) Үзәк паркка бөтен гаиләгез белән тылсымлы Раштуа мохитенә “чумарга” чакырабыз.
Авылларда да бәйрәмнәрдә төрле күңелле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев