Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яктылык кайтаргыч элементлар кулланмаган җәяүлегә штраф салынган

Шушы көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылык кайтаргыч элементлар кулланмаган җәяүлегә карата беркетмә төзегән.

Тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә автомобиль юлыннан барганда һичшиксез яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарур. Бу караңгы юлда җәяүленең  иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Искә төшерик, декабрь аенда районда булган юл-транспорт вакыйгасында 64 яшьлек җәяүле хатын-кызның гомере өзелде. Ул караңгыда юл уртасыннан барган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Руль артындагы йөртүче юлдагы кешене күрмичә, җәяүле хатын-кызны машина бәрдерә.

Әнә шундый фаҗига чыкмасын өчен яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләбен һичшиксез үтәү зарур. Бу кагыйдәне бозучыга 500 сум штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев