21 июньдә Татарстанда гаиләләрдәге имин булмаган хәлләр, көнкүреш белән бәйле конфликтлар мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачыла.
Телефоннан шылтыратып, ата-аналарның үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, карамаулары, үз вазыйфаларын үтәмәүләре, шулай ук балалар я өлкән яшьтәгеләр исәнлегенә, гомеренә куркыныч янаган хәлләр турында белгечләргә хәбәр итәргә була. Шылтыратучылар белән Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, эчке эшләр министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердия” берләшмәсе вәкилләре сөйләшеп, киңәшләрен бирәчәк.
“Кайнар линия” телефоны (843) 236-00-71. Шылтыратулар 9.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Нет комментариев