Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын түләмәгән тугыз кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән тугыз кешегә карата материаллар судка юлланган.

Ни кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү кайберәүләр өчен гадәти хәл. Кагыйдә бозулар өчен штраф түләү зарурлыгы турында квитанция алгач та аны түләргә ашыкмаучылар бар. Кемдер бу турыда онытырга, конвертны югалтырга  яисә башка сылтау  табарга мөмкин. Әмма, сәбәбе нинди булуга карамастан, административ штрафны үзвакытында, ягъни 60 көн эчендә түләмәү административ хокук бозу дип санала. Моның өчен түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә штраф салу яисә 15 көнгә кадәр кулга алу, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган.

Гыйнварда ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлары булган ике кеше административ кулга алынган. Бер кешегә карата административ эш туктатылган. Әҗәтлеләрнең алтысына карата материаллар әле судта карала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев