Әлки районында “Юл бирегез” кагыйдәсен үтәмәү аркасында ике авария килеп чыккан
Яңалыклар

Әлки районында “Юл бирегез” кагыйдәсен үтәмәү аркасында ике авария килеп чыккан

18 августта районда ике авария теркәлгән.

 

Югары Әлки-Чуаш Борнае автомобиль юлының 9 нчы чакрымында “КамАЗ” машинасы “Лада-Калина” белән бәрелешә. Икенче дәрәҗәдәге юлдан килүче йөк машинасы төп трассадан баручы җиңел автомобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә авария килеп чыга.

Алексеевск-Югары Колок автоюлының 61 нче чакрымында “Лада-Приора”ның “Лада-Калина”га юл бирмәве аркасында машиналар маңгайга-маңгай килә. Ярый әле кешеләр зыян күрмәгән.


Нет комментариев