Әлки районының ике авыл җирлегенә яңа эш машиналары тапшырылды
.
Бүген Түбән Кәчи һәм Иске Хурада авыл җирлекләре башлыклары Михаил Елифанов һәм Николай Кузнецов Татарстан Президенты кулыннан “Шевроле Нива” автомобиле ачкычларын кабул итеп алдылар.
Республика парламенты бинасында узган тантаналы чарада район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә Әлки вәкилләре дә катнашты.
Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсында җиңү яулаган 100 иң яхшы авыл җирлегенә эш машиналары тапшырылды. Алар арасында безнең ике җирлек тә бар.
Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында әйтеп узганча, 10 ел эчендә авыл җирлекләре башлыкларына 2,3 мең автомобиль бирелгән. Смотр-конкурсның максаты – муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту. Җиңүчеләр социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев