Моны августның соңгы көннәренең берсендә район мәдәният йорты каршында һәм фойесында оештырылган күргәзмә кабат раслады.
Иркен мәйданда Әлкинең яшь спортчылары төрле ярышларда җиңеп алган медаль һәм кубоклары белән мактанды; көрәшчеләр шунда ук бил алышты, ә баскетбол мәйданчыгында бер кәрзиннән икенчесенә туп очты. Яшь җырчылар, биючеләр дә осталыкларын күрсәттеләр.
Мәдәният йорты фойесында гомумән тамаша иде. Биредә һәр мәктәп үзендә булган иң-иңне күрсәтергә тырышты. Укучылар кул эшләре сокландырырлык матур, төрле икән бит!
Нет комментариев