Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә узган ил беренчелегендә катнашкан ватерполчыларны район башлыгы котлады

Ике атна дәвамында районыбызда 17 яшькә кадәрге үсмерләр (башта малайлар, аннары кызлар) арасында су полосы буенча Россия беренчелегенең икенче туры ярышлары узды.

Россиянең дистәгә якын шәһәрләреннән килгән спортчылар “Ләйсән” йөзү бассейнында илнең иң көчле командаларын ачыкладылар. Безнең районның “Актай” кызлар һәм малайлар командалары Татарстан данын яклап чыгыш ясадылар.

Ватерполчы малайлар аеруча уңышлы уйнады. Алар, Пенза командасына гына оттырып, Краснодар һәм Ростов-Дон спортчыларын ышанычлы рәвештә җиңделәр. Ә кызлар командасының составы яңа сезонда шактый үзгәреш кичерде, яңа уенчылар белән тулыланды. Ватерполчы кызларның тәҗрибәләре җитеп бетмәү үзен сиздерде – шактый уңышлы туплар  кертсәләр дә, алар илнең көчле командаларына каршы тора алмадылар.

Әйтергә кирәк, төрле шәһәрләрдән ярышларга килгән командалар тренерлары һәм уенчылары районда бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп уздылар.  

Үткән шимбәдә район башлыгы Александр Никошин “Ләйсән” бассейнында әлеге илкүләм  бәйгене оештыруда катнашучылар һәм анда район, республика данын яклап чыгыш ясаган командалар белән очрашты, аларга рәхмәт белдерде.

  • Россия беренчелеге ярышларының Әлки җирендә үтүе безнең өчен зур һәм әһәмиятле вакыйга. Бассейн ачылганнан бирле су полосы белән актив шөгыльләнүче
  • яшьләребез күбәйде. Алар тренер Александр Георгадзе  кул астында чыныгу алып, әлеге спортның нечкәлекләрен  үзләштереп, зур бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар, матур җиңүләре белән безне шатландыралар. Хәзер районда бик күпләр су полосын үз итә, алар ватерполчы малайларыбыз һәм кызларыбызның чыгышларын күзәтеп баралар, командаларыбыз өчен җан аталар, – диде Александр Никошин.
  • Район башлыгы кыска гына вакыт эчендә үсмерләрдән оста ватерполчылар командалары тәрбияләгән тренер Александр Георгадзеның хезмәтен югары бәяләде, аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук бүләкләргә Рамис Вафин җитәкчелегендәге спорт мәктәбе, “Ләйсән” бассейны җитәкчесе Айтуган Вафин, “Актай” кызлар һәм малайлар командалары лаек булды.

    Александр Никошин алга таба да ватерполчыларга уңышлы чыгышлар теләде. Яңа ел күчтәнәче итеп ул командаларга дәү-дәү тортлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев