Әлкидә якташлары эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде
Яңалыклар

Әлкидә якташлары эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде

Якташыбыз эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде.

Илгә афәт янаган бу көннәрдә бик күпләр игелекле эш-гамәлләре белән кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Шундыйларның берсе – Базарлы Матакта туып-үскән “Квадро-Тойс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Александр Кулыгин. Ул изоляциядәге өлкәннәргә ашамлыклар, дарулар алып килүче волонтерларга булышу өчен үз предприятиесендәге җиңел машиналарны биргән. Районның төрле авылларында яшәүче ялгыз әби-бабайларга кирәкле әйберләрне үзвакытында китереп торуда бу бик зур ярдәм. Өлкән буын әлкилеләр мондый мәрхәмәтле кешеләргә бик рәхмәтле.


Нет комментариев