Әлкилеләр футбол буенча “Алексеевскдорстрой” ААҖ чемпионы булды
Яңалыклар

Әлкилеләр футбол буенча “Алексеевскдорстрой” ААҖ чемпионы булды

Узган шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективлары арасында мини-футбол чемпионатының финал уеннары булды.

Киеренке ярышларда предприятиенең Әлки участогы командасы Алексеевск футболчыларыннан өстен булуын раслады һәм җиңү кубогына ия булды. Икенче урында Алексеевск районы юл эшчеләре, өченче – “Мостовик”, дүртенче – Яңа Чишмә командалары. Узган ел Яңа Чишмә командасы бәйгенең чемпионы булган иде.


Нет комментариев