Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр пенсия күләме турында белешмәне читтән торып сората алалар

​​​​​​​Россия Федерациясе Татарстан Республикасы бүлегечәсенең Әлки районы пенсия фонды пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә. 

 
Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш соралаторган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә. 
      Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"кА керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәк ара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.
Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
“Пенсия фонды аша башкарылучы түләүләр (пенсияләр күләме, ЕДВ, карау буенча компенсация түләүләре) турында белешмәләр кирәк булган оешмалар кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча соратып ала", - дип билгеләп үтте Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галлямов. 
Гражданнарга халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 
Сорауларга җавапларны гражданнар белән хезмәттәшлекнең Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев