Карантин кертелү сәбәпле күпләр бүген өйдә утырырга мәҗбүр.
Әмма авылда яшәүчеләр өчен өйдән чыгып йөрмәү ул һич кенә дә ялыктыра торган әйбер түгел.
Район үзәгенең күп кенә учреждение-предприятиеләре, азык-төлек сатмый торган кибетләр, шәхси эшмәкәрләр бу көннәрдә эшләми. Һава торышының кояшлы, матур торуыннан файдаланып, халыкның күпчелеге йорт-җирдә, бакчада эшләп мәш килә. Һәвәскәр бакчачылар кояш нурлары яндырмасын өчен җимеш агачлары кәүсәләрен агарталар. Тагын да күңеллерәге – күпләр капка төпләрен, тыкрыкларны тырмалап, кар астыннан чыккан чүпләрне җыештырып, тирә-юньгә матурлык өсти.
Нет комментариев