Мәктәп документлары Әлки районы архив фондын тулыландырачак
3 апрельдә республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты эш планы кысаларында Балалар иҗат йортында районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре-хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Семинарда 17 мәктәп һәм 25 балалар бакчасыннан вәкилләр катнашты.
Районның архив бүлеге җитәкчесе Гөлназ Колос мәктәп һәм балалар бакчалары документларын муниципаль архивка даими рәвештә вакытында саклауга тапшыруның мөһимлеген сөйләде һәм моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген җентекләп аңлатты.
– Безгә катлаулы һәм җаваплы эш башкарырга кирәк. Киләчәк буыннар безне һәм, кызганычка каршы, инде ябылган мәктәпләрне хәтерләсен өчен, без әлеге йөкләмәне якын арада башкарып чыгарга тиеш, – дип ассызыклады Гөлназ Альберт кызы.
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова күп тапкырлар билгеләп үткәнчә, архивлар ул – тарихыбызны саклаучылар. Аларсыз үткәннәрне күзаллау, аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкин түгел.
Шуңа күрә белем бирү учреждениеләре документларын туплау шундый зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев