Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марс Ибраһимов: «Әтием 18 яшь тулган көнне сугышка киткән»

Әтием Миңнегали Ибраһим улы Ибраһимовка 25 мартта 18 яшь тула. Шул көнне аңа Бөек Ватан сугышына алу буенча чакыру кәгазе тапшырыла.

 Бу 1943 ел була. Аларны, 18 яшьлек егетләрне, бернинди хәрби әзерлексез, сугышның иң көчле барган урынына озаталар. 
Әтием немецларга әсирлеккә эләгә. Әмма үзендә кыюлык табып, ул аннан качуга ирешә. Берничә көн салам кибәне төбендә кунып ята. Аны янәшәдәге авылдагы бер хатын, кызганып, өенә чакыра, ашата. Аннан ул безнекеләргә кушыла. Әмма әсир калып качуга ирешкән солдатны “фильтрация” пункты аша үткәрәләр. Ул соңгы патронга кадәр фашистларга каршы көрәшкәнен исбатлый. Шулай да аны “штрафлылар” батальонына юллыйлар.

1944 елда аның бик нык башы җәрәхәтләнә. Хәрби госпитальдән ул өенә кайтарыла. 
Әтием тыныч тормышта Алабуга ветеринария училищесын тәмамлый. Мал табибы булып эшли. Әниебез Гөлиягә өйләнеп, биш бала үстерәләр. 

Пулеметчы әтием Миңнегали Ибраһимовның әнисенә язган хатлары әле дә безнең гаилә архивында саклана. Сезгә шуларның берсен алып килдем.

“ Сагынычлы хат
Бу хатны чит илләрдә, күз күрмәгән җирләрдә яшәүче улың Миңнегали яза. Бик сагынып, бик саргаеп, бер күрергә зар булып, бик күп сәламнәремне язып җибәрәм. Һәм дә туганнарым Әсхәткә, Җариягә, Фриткә, Шәкерт әзиләр, Хәсән абзыйларга, Адаш әзиләргә, Сираҗетдин әзиләргә һәм мине сораучыларга сәламнәремне юллыйм. 
Әни, үзем әлегә исән-сау һәм сезне дә исән дип беләм. Әни, нигә хат салмыйсың, әллә салып та килмиме? Мин сезгә бик күп хатлар юлладым, аласызмы-юкмы – белмим. Әни, минем хәлләргә килгәндә, өч мәртәбә инде сугышта булдым. Немецларны көн дә 10-15-20 чакрым куабыз. Ашау яхшы, йокы, ял – анысы юк. 14 тәүлек бертуктамый сугышта булдык – аннары 3 тәүлек ял иттек. Әле яраланган идем, яңадан сугышка чыктым. Госпитальдә яттым. Уң аягымны пуля тишеп чыккан иде. Ярам авыр түгел. Тагын ниләр күрәселәр бардыр. 
Үзегез ничек яшисез? Ашарга бирәләрме? Сыер исәнме? Үзегез кайда эшлисез? Барысын да язып, хат салыгыз”. 

Марс Ибраһимов, Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев