Махсус хәрби операция зонасына Әлки районы солдатларына гуманитар йөк җибәрелде.
Гуманитар йөк составында эчәргә яраклы су, тушенка, 8 куб күләмендәге төзелеш пиломатериаллары, энергия белән тәэмин итү генераторы, мотоцикл, шулай ук УАЗ "Фермер" һәм ВАЗ-2114 бар. Моннан тыш, кислород баллоннары, тәм-томнар һәм шәхси гигиена чаралары да кергән.
Читтә калмаганнарга һәм гуманитар йөкне җыюда ярдәм күрсәткән һәркемгә аерым рәхмәт.
Нет комментариев