Махсус хәрби орперациядә катнашучы якташларыбызның 170тән артык гаиләсе районда яши.
Мобилизацияләнүче һәм контракт нигезендә хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә төрле ярдәмнәр дә кирәк. Кайберләрнең түбәләреннән яңгыр үтә, ремонтларга кирәк, кемнәргәдер табигый газ кертү сорала. Башка төрле төзәтү, яңарту эшләре башкару буенча да мөрәҗәгатьләр бар. Билгеле, бу эшләр өчен финанс чыгымнар сорала.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә. Әлеге изге эштә хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, алар тормышына битараф булмаучылар күп бездә. Акчалата ярдәмнәрне Әлки муниципаль районы фондына күчерү сорала.
Нет комментариев