Ураза бәйрәме көннәрендә Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче мөселманнар янына күчтәнәчләр алып килүчеләр күп булды. Мәсәлән, Карга авылы имам хатыйбы Ирек Сәлахиев өлкәннәр белән озаклап сөйләшеп утырды, җиләк-җимеш, тәм-том алып килгән иде. Базарлы Матактан эшмәкәр Б. Алиева бәйрәм өстәленә шулай ук күчтәнәчләр китерде. Түбән Әлморза авылы мулласы Н.Саттаров әби-бабайлар...
Ураза бәйрәме көннәрендә Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче мөселманнар янына күчтәнәчләр алып килүчеләр күп булды.
Мәсәлән, Карга авылы имам хатыйбы Ирек Сәлахиев өлкәннәр белән озаклап сөйләшеп утырды, җиләк-җимеш, тәм-том алып килгән иде. Базарлы Матактан эшмәкәр Б. Алиева бәйрәм өстәленә шулай ук күчтәнәчләр китерде. Түбән Әлморза авылы мулласы Н.Саттаров әби-бабайлар белән бергәләп намаз укыды. Мондый игътибардан өлкәннәрнең күңеле булды.
Нет комментариев