Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә ата-аналар имтихан тапшырды

Бүген, ягъни 11 нче март көнне, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе базасында “Бергә тапшырабыз.

Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясе узды. Әлеге акция,  имтиханнар алдыннан артык психологик киеренкелекне бетерү максатын күздә тотып, ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагыйдәләре, тәртипләре һәм биремнәре белән танышырга уникаль мөмкинлек бирә.
Сынауда катнашкан 29 ата-ана имтиханның теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләрне аерым бүлмәдә калдыру, металл эзләгеч рамка аша үтү, бланклар тутыру кебек барлык процедураларын үттеләр. 
Алар дәүләт имтиханында контрольнең нинди булуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен дә күрә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев