Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә семинар үтте

Гимназия укучылары тәрбияле, белемле. Ул – педагогик коллективның зур эш нәтиҗәсе.

 
6 мартта Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә семинар үтте. Анда районның гомумбелем бирү директорлары һәм аларның укыту эшләре мөдирләре катнашты. Семинарга шулай ук Казан педагогика көллияте вәкилләре Динара Сәйдәшева, Гөлсинә Айметдинова, 4 нче курс студентлары Аида Талибоәхмәнова, Азалия Гайнетдинова чакырылган иде. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Семинар эшчәнлеге “Һөнәрләр парады” отрядларының үзләрен тәкъдим итүдән башланды, әләмнәр күтәрелде, Россия һәм Татарстан гимнарын башкарылды. Гимназиянең актлар залында концерт номерлары куелды, анда “Йолдызлык” бәйгесе җиңүчеләре үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәтте. 
Гимназия директоры Фәридә Яруллина сәламләү сүзендә биредә барлыгы 357 укучы белем алуын, 22 сыйныф булуын әйтте.  Гимназиядә 36 укытучы эшли. Быелгы уку елында гимназиядә психолого-педагогок юнәлештәге сыйныф та ачылган. Хезмәттәшлек итү кысасында педагогика көллияте мөгаллимнәре дә әлеге сыйныфта белем бирә. 
–    Узган елда гимназиябез укытучылары төрле проектлар, грантларны тормышка ашыруда катнашып, нәтиҗәләргә иреште. Туган телне үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Барыбыз да беләбез: туган телне үстерү, гореф-гадәтләрне алдагы буыннарга тапшыру ул – укытучыларның төп бурычы, милли белем бирү идеологиясенең нигезе. Гимназия үз традициләренә, туган телгә, туган төбәгенә, халкына тугрылыклы. Безнең бурыч – укучыларда үз мәдәниятенә мөхәббәт тәрбияләү, үткәннәргә кызыксыну тудыру. Гимназия укучылары ел саен республика олимпиадаларында актив катнаша. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 15 укучы –  җиңүче, 30 ы бүләкләнүгә лаек булды. Балалар “Татар җыры”, “Татар егете, татар кызы” бәйгеләрендә актив катнаша. Республика ярышларында җиңү яулаган спортчыларыбыз белән горурланабыз, – диде Фәридә Яруллина. 
Аннары гимназия укытучылары ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлекләрен күрсәтте. Укытучылар Гөлназ Шәрипова һәм Алия Зәйдуллина яңартылган мәгариф стандартларына туры китереп, инглиз теле дәресләре күрсәтте. Шулай ук укытучылар: Әлфирә Әхтәмова (башлангыч сыйныф), Алия Шәфиева (татар теле), Нурия Фәракшина (рус теле), Зилә Сафиуллина (биология), Татьяна Лазарева (информатика), Илһам Сабитов (тарих), Рамилә Җәләлова (математика) үз осталыклары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бар дәресләр дә мәгълүмати-коммуникация технологияләрне кулланып үтте. 
Аннары укытучылар Лилия Фәракшина, Рузия Сабирова, Анна Баулина сыйныфтан тыш дәресне күрсәтте. Анда һәнәр сайлау турында сүз барды. Әлфия Шаһалиева “Кинодәрес” кысасында  “Укытучы булыр идем, өйрәтсәгез иде” дип исемләнгән интерактив уен үткәрде. 
Көллият укытучылары һәм студентлары психологик юнәлештәге сыйныфта тренинглар үткәрделәр. Аларның максаты – балаларда киенрекелекне бетереп, хыялланырга мөмкинлек бирү, бер-береңне яхшырак белү, аралашырга әйрәнү. Укучылар безнең хыялның гади әйбердән гаҗәеп нәрсәләр китереп чыгарырга ярдәм итүен күрсәтте. Мәсәлән,  гадәти газета кәгазеннән гади очкыч яисә гадәти булмаган сын ясарга мөмкин. 
Гимназия фоейсында төрле күргәзмәләр әзерләнеп куелган иде. Биредә без Нәби Дәүли музее эшчәнлеге, Җиңү даны почмагы белән таныша алдык. Мәктәп театрында йөрүчеләр Г.Исхакыйның “Җанбаевич” әсәреннән өзек тә күрсәттеләр. 
Укытучылар коллективы һөнәр сайлау юнәлешендә, функциональ грамоталылыкны үстерү, заманча белем бирү технологияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева һәм укыту эшләре буенча урынбасар Юлия Шаунова гимназия җитәкчелеге, укытучыларның эшен югары бәяләде һәм һәр дәреснең санлы белем бирү ресурслары кулланып үткәрелүен һәм зур тәрбия бирүен ассызыклады. 
–    Гимназия укучылары белемле, тәрбияле. Ул укытучыларның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсе. Гимназия коллективы бар чараларда да актив катнаша. Укытучылар һәм мәктәп администрациясе бердәм булып эшли, шуңа да аларның эш нәтиҗәләре дә югары, – диде Сүрия Вәлиева. 
-    Мин гимназия укытучыларының дәресләрне зур һөнәри осталык белән  алып баруларын сокланып карадым. Сезнең һәркайсыгыз үз урынында, сез үз эшегезнең осталары, – дип өстәде Юлия Шатунова. 
Семинар кунаклары – педагогика көллияте укытучылары Динара Сәйдәшева һәм Гөлсинә Айметдинова да укытучылар һәм гимназия укучыларының әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. 
–    Укучыларның татар һәм рус телләрендә иркен сөйләшүләре, инглиз телен өйрәнергә теләкләре зур булуы сокландырды. Гимназия төзекләндерелгән, заманча санаклар, интерактив җайланмалар кайтарылган. Укытучылар укучыларның киләчәктә гомер буе эшли алырлык дөрес һәнәр сайлауларына зур игътибар бирә, – дип, билгеләп үтте Динара Сәйдәшева.   
Балаларны фән нигезләренә төшендерү ул – укытучы осталыгы. Шулай ук укытучы ул – үз-үзен тотышы белән укучыны тәрбияләүче дә. Район гимназиясе балаларга кирәкле белем һәм күнекмәләр биреп кенә калмый, ә мәдәни кыйммәтләрне үзләштерүендә дә гаять зур эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев