Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укучылары Россия Герое Раил Габдрахманов белән очрашты

Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укучылары да Россия Герое Раил Габдрахманов белән очрашты.


Гимназия директоры Фәридә Яруллина сәламләү сүзендә мәктәпнең балаларны патриотик рухта тәрбияләүдә алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. Белем йортында яшь армиячеләр хәрәкәте әгъзалары бар, биредә “Гвардеец” ватанпәрвәрлек клубы эшләп килә. Укучылар әлеге юнәлештә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар,  бар чараларда актив чыгышлар ясыйлар. Махсус хәрби операция үткәрелгән урында хезмәт иткән хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда, башка акцияләрдә дә катнашып, үз өлешләрен кертәләр.  Бу очрашуга да укучылар зур тырышлык куеп әзерләнгән. Алар ватанпәрвәрлек рухында шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардыдар. 

Очрашуга район башлыгы Александр Никошин чакырылган иде. Ул бүгенге көндә физик яктан нык булуның һәм мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре кертелүнең мөһимлеген әйтте. “Малайлар кечкенәдән илне якларга өйрәнеп үсәргә тиеш. Илебездә бүгенге көндә нинди кораллар, махсус хәрби операция зонасында аның нинди төрләре кулланыла. Бүгенге көн шартлары боларны белүне таләп итә. Автоматны йомган күз белән дә сүтеп җыю күнекмәләре булдыру мөһим”, – диде ул һәм махсус хәрби операция алып барылган урыннарга хәрбиләргә ярдәм итүдә алга таба катнашырга чакырды. 

  Билгеле, бу көнне гимназия укучылары якташыбыз, Россия Герое Раил Габдрахмановны үз күзләре белән күрә, аның сөйләгәннәрен тыңлый алды. Ул да спортның тормышыбызда мөһимлеген ассызыклады.

-    Без спортны яратып үстек. Ул вакытта районда бер генә парк иде. Без шунда төрле уеннар уйнадык. Сезнең мөмкинлекләр күпкә зуррак. Парклар гына да ничәү, алар барысы да төзекләндерелгән, анда төрле җайланмалар бар. Файдаланыгыз шулардан. Нык, сәламәт булып үсегез, – диде. 

Ул туып үскән җиреңне үзеңә бик якын булырга тиешлегенә дә басым ясады. “Ватанны, илне ярату шуннан башлана”, – диде. 
Очрашуга районның “Сугышчан бердәмлек” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов, эшмәкәрләр советы рәисе Линсур Шикиров та чакырылган иде. Алар да махсус операция зонасында булган хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Бу акциядә актив катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Соңыннан гимназия укучылары Раил Габдрахмановка, хәрбиләргә тапшырырга дип, үзләре язган хатларны бирде. Ә Раил Наил улы укучылар белән бермә-бер калып очрашырга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә вәгъдә итте.

 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев