Нәби Дәүли исемендәге гимназиясенең отчет концерты узды
Өр-яңа концерт программасы, үзенчәлекле костюмнар, яңа идеяләр: бу – Нәби Дәүли исемендәге гимназиясенең отчет концерты.
Узган җомгада район мәдәният йортына әлкилеләр үзләренең яраткан укытучыларын, укучыларын, балаларын сәхнәдән карарга дип, зал тутырып килгән иде. Концерт Сабантуй күренешеннән башланып китте. Сәхнәдә капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, егетләр бил алышты.
Экран аша соңгы елларда гимназияне тәмамлаган, хәзер инде уку йортларының төрле өлкәләрендә белем алучы студентлар үзләренең остазларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ә Казан федераль университетының 2 һәм 3 курс студентлары Айсылу Яруллина һәм Ләйлә Шәйхетдинова бүләк итеп “Мәктәп шомыртлары” исемле җырны башкардылар.
Сәхнәгә гимназиянең физкультура укытучысы, Татарстанда үткәрелгән ”Россиянең ел укытучысы-2023” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче Денис Ирдинкинны чакырдылар. Денис Ирдинкин – әлеге бәйгенең зона этабында җиңеп, төбәкләр арасындагы “Педагогик дебют” номинациясендә катнашуга ирешкән яшь мөгаллим. Ул бәйге шартларын лаеклы рәвештә үтте һәм, хезмәттәшләре ошатуына ирешеп, Татарстанның 10 яхшы укытучысы арасына керде. Бәйге финалисты “Спортның киләчәге” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Концерт барышында гимназиядә эшләгән, анда укып чыккан, хәзерге вакытта Украинада барган махсус операциядә катнашучы ир-егетләр гаилә-ләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук озак вакыт намуслы эшләгәннәре һәм яшь буынны тәрбияләгәннәре өчен, педагогик хезмәт ветераннары район башлыгының Мактау грамотасы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Сәхнәдә Илнур Шаһалиев, Илһам Сабитов, Мәдинә Гаҗиева, төрле ансамбльләр чыгыш ясадылар, дәртле биюләр биеделәр. Җыр укытучысы Илнур Габделхай улы җитәкчелегендә агач кашыклар белән көй уйнадылар. Гөлнара һәм Ленар Вәгыйзовларның дуэт җыры да беркемне дә битараф калдырмады. Залда утыручылар аларны көчле алкышлар белән озатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев