Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наил һәм Лира Габдрахмановлар батыр уллары белән горурланалар

...Җитәкчеләрнең иртәнге киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин Наил һәм Лира Габдрахмановларга Рәхмәт хаты тапшырды.

 Моның белән аларга уллары Раилне чын Ватан сакчысы итеп тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтен белдерде, якташыбызның батырлыгы белән горурлануыбыз хакында кабатлап әйтте.


Раил Наил улы Габдрахманов 2006 елдан бирле Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Ул танк гаскәрләре офицеры, хәзер инде майор дәрәҗәсендә Украинада барган махсус операциядә катнаша. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз Россия Федерациясенең югары бүләгенә – Суворов медаленә лаек булды.


Моннан берничә ел элек яшь офицер Раил Габдрахманов чираттагы ялында әти-әнисе янына кайткач, редакциядә аның белән очрашып, ничек хезмәт итүе хакында сөйләшеп торган идек. Ул язмышын армия белән бәйләве хакында болай дип сөйләгән иде:
–Безнең туганнар арасында хәрбиләр аз түгел. Аларның ничек хезмәт итүләре турында сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңлый идем. Тора-бара күңелемдә хәрби булу теләге туды. Хәрби комиссариатта эшләүче абыем да шундый киңәш бирде. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга кердем.
Училищены тәмамлагач, лейтенант Габдрахманов Новосибирсктагы частькә җибәрелә, анда хезмәт итеп, взвод командиры булып ирешә. Училищеда алган теоретик белемнәрен реаль шартларда ныгыта ул. Әңгәмәбез барышында яңа танклар үзләштерүләре, тәҗрибә туплаулары хакында сөйләгән иде Раил. “Танклар биатлоны”нда катнашкан, Ульяновск өлкәсендәге хәрби базада шартлау булгач, снарядларны зарарсызландыруда эшләгән өчен медальләр белән дә бүләкләнгән иде ул. 
Һәм менә гвардияче егетнең күкрәген тагын бер дәүләт бүләге – Суворов медале бизәгән. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары болай дип хәбәр итте: “Капитан Раил Габдрахманов танклар ротасы командиры. Ул җитәкләгән подразделение дошманның саклану ныгытмаларын, шул ук вакытта 3 дошман танкын, 15 ләп боевикны юкка чыгарды. Нәтиҗәдә торак пункт өстеннән контроль урнаштыру һәм бригаданың төп көчләре шунда ныгып калу мөмкин булды. Ярдәм алган националистлар югалткан позицияләрен кайтарырга тырышып карадылар. Бәрелеш барышында капитан Габдрахманов ротасы тагын ике танкны һәм 20 дән артык боевикны юкка чыгарды.

 

Наил Габдрахманов, кыю офицерның әтисе:
–Тормыш иптәшем Лира белән ике малай үстердек, Раилебез олысы. Ул туганда Казанда яши идек әле. Аннары авылга кайтып төпләндек. Улыбыз Базарлы Матак мәктәбендә укыды. Кечкенә чагында бик хәрәкәтчән, тик кенә басып тора белми иде. Актив булды, яхшы укыды. Спорт белән шөгыльләнде – волейбол уйнарга яратты. Үсә төшкәч, “мин командир булам”, дия башлады. Әнисенең абыйсы хәрби кеше иде, Раил аңа тартылды. Марат абый үзе дә ничек хезмәт итүе, армия тормышы турында еш сөйли иде малайга. Өлкән сыйныфларда улыбыз мәктәптән соң хәрби училищега китәргә карар биргән иде инде.
Кечкенә энесен бик ярата Раил. Аралары 12 яшь булгач, үзен энесе өчен  җаваплы тоя ул, аның турында кайгырта белә. Безне дә бик ярата. Соңгы ике елда ул хезмәт иткән Алтай якларына кунакка күп итеп күчтәнәчләр төяп үзебез бардык. Раил хәзер үзе дә әти бит, оныгыбыз бар, Осман исемле, яратабыз, сагынабыз үзен. Баламның баласы  балдан татлы икән шул. Исән-сау гына булсыннар! Әниебез Лира да борчыла. Улыбызның исән-имин хезмәт итүен, яныбызга кайтуын теләп үтә көннәребез. Билгеле, горурланабыз да Раилебез белән. Батыр сугышчы, ил сакчысы итеп үстерә алганбыз бит балабызны.

Сергей Платонов, Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы:
–Үзем армиядә танк гаскәрләрендә хезмәт иткәнлектән, укучым Раил Габдрахмановны бик яхшы аңлыйм. Ул мәктәп яшендә вакытта дәресләрдә армия, танклар турында еш сөйли идем. Мин Россия Кораллы Көчләрендә кулланыла торган танкларга сокланам, сугышчан характеристикаларын яттан беләм. 1984-1986 елларда Венгриядә хезмәт иткән идем, ул вакытта ук инде без туган илебез белән НАТО арасында калкан ролен үтәдек.
Бәлки, сез хаклыдыр – Раилнең хәрби һөнәр сайлавында минем дә йогынтым булгандыр. Безнең мәктәптә “Сугышчан дан музее” бар, анда Россия армиясе офицерлары – элеккеге укучыларыбызның фотолары саклана. Раил Габдрахмановның фоторәсеме, мәгълүматлары шулай ук бар. Без алар белән горурланабыз. Димәк, укучыларыбызга хәрби-патриотик тәрбия бирә алганбыз! Исән-сау әйләнеп кенә кайтсыннар – мәктәбебезгә чакырып, укучылар белән очрашулар үткәрербез. Яшьләр өчен батырлык үрнәге бит алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев