Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әнисә Фәсахова: Помидорларны кар астына чәчеп калдырдым

Башка еллардагы кебек үк үсентеләр ясау өчен эре помидор, борыч һәм баклажан орлыклары чәчтем

Әнисә Фәсахова, Төгәлбәй авылы китапханәчесе:
–Башка еллардагы кебек үк үсентеләр ясау өчен эре помидор, борыч һәм баклажан орлыклары чәчтем. Аларны сатып алмыйм, үземнекеләр. Мин эре җимешле кызыл помидорлар гына үстерәм. Уңышы әйбәт була. Тозларга да җитә, шәһәрдәге улыма да җибәрәм, туганнарыбызны да сыйлыйм. Билгеле, үзебез дә туйганчы ашыйбыз.
Үткән көздә тәҗрибә ясап карарга булдым – помидорларны кар астына чәчеп калдырдым. Орлыклар өстенә туфрак сиптем, мульчаладым, өсләренә коелган яфрак тутырган иске тартмалар куйдым. Шулай үстерсәң, помидор тизрәк кызара, авыруларга бирешми, диләр. Карарбыз, ничек булыр. 
Йортыбызда дүрт сыер, үгезләр һәм бозаулар тотабыз. Ирем Камил белән 12 сутыйда бәрәңге һәм 10 сутыйда терлекләргә бирә торган чөгендер үстерәбез. Бакча эшләрендә каникулларга кайткач студент улыбыз булыша. Кызыбыз Мәскәүдә яши, сирәк кайта, әмма бакча мәшәкатьләре аңа да эләгә. 
Ел саен чәчәкләр үсентеләре дә үстерәм. Кайберләре инде шытып чыкты, үсеп киләләр, кар эреп беткәнне көтәләр. Аларны клуб бакчасына, сугышта катнашкан авылдашларыбыз һәйкәле янына утыртырбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев