Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли ала

Мин Хисматова Гөлфирә Әнәс кызы, Карга авылында яшим.

2012 ел иде, эш эзлим.  Очраклы гына «Әлки хәбәрләре» газетасындагы белдерүгә тап булдым. Социаль хезмәткәр кирәк икән. Шалтыратып белештем дә, мине эшкә урнашырга чакырдылар. Бу 2012 елның 23 нче апреле иде. Шул көннән башлап, бу өлкәдә эшләвемә 11 елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Бүгенгесе көндә 6 кешегә хезмәт күрсәтәм.

социальный работник
Балачактан ук кешеләрне жәллим. Үземне белә башлаганнан бирле күрше әбиләргә булыша идем. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге мине шушы эшкә этәрде. Социаль хезмәткәр дип әйтүгә үк аңлашыла, әлеге вазифада эшләп кенә булмый, яшәргә дә кирәк. Кыскасы, ярата белергә, аларның борчуын үз йөрәгең аша кичерергә, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртырга тиеш буласың.

социальный работник
Әз генә уңайлылык булдырсам да, күңел тынычлыгы алам, бер яхшылык эшләсәм дә ихластан куанам, алар рәхәттә яшәсә генә, үземә рәхәт була. Хезмәтеңне дөрес бәяләсеннәр өчен күбрәк аралашырга, өлкәннәр белән уртак тел табарга, гадел булырга һәм сбырлыкны сакларга кирәк.
Әби-бабайларымны хөрмәт итәм, алар да мине һәрвакыт көтеп алалар. Кайчагында аларга йорттагы эшне башкаруга караганда, аралашу, игътибар күрсәтү, җылы сүз кадерлерәк. Шуңа карамастан, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә төрле чаралар үткәреп киләбез. Күңел җылысы аша тормышларын мәгънәле итәргә тырышабыз. Социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев