Яңалыклар

Өстәмә компенсация түлүнәчәк

Балаларын мәктәпкәчә учреждениеләргә йөртүче ата-аналардан өстәмә компенсация түләүне сорап 497 гариза алынган.

Яңа елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү кыйммәтләнде. Шуңа күрә ата-аналарга аларның күпме керем алуларыннан чыгып исәпләнгән компенсация түләнәчәк. Республика матди ярдәм компенсация түләү үзәгенең район бүлекчәсе гаризаларны карап, бу гаиләләрнең барысына да өстәмә компенсацияне билгеләгән - акчалар февраль аеннан башлап түләнәчәк.

Фото demotivators.to сайтыннан алынды


Нет комментариев