Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Православие динендәге халык олы бәйрәмне – Хач мануны билгеләп үттеләр

18 гыйнвардан 19ына каршы төндә православие динендәге халык олы бәйрәмне – Хач мануны билгеләп үттеләр. Бер көн алдан исә гыйбадәтләр кылынды.

 
Әлеге бәйрәм Иисус Христосның Иордан елгасы суларында чукынуы  хөрмәтенә үткәрелә.
Базарлы Матак буасында теләге булган һәркемгә суга чуму мөмкинлеге тудырылып, махсус урын ясалган иде.
Төнге сәгать 12дә әлеге бәкене Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков изгеләндерде.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Биредә чуму бәкесе агач такталардан бик  җиренә җиткереп  ясалган иде. Киенү-чишенү өчен идәненә салам түшәп, палатка корып куйганнар.
Благочинный Андрей Зиньков бәкене бар шартын китереп изгеләндерде. Аның артыннан ук иң тәвәккәл егетләр бозлы  бәкегә чумдылар.
Алар арасында яшь егет Лев Дормидонтовны да күрдем. Ул хәзерге вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәттә, Украинадагы махсус операциядә катнаша. Аны ялга җибәргәннәр икән.
–     Җиденче елымны коенуым. Яшьрәк  чакта бәкегә бераз куркып кергәнемне хәтерлим. Ә чумып чыккач, шулкадәр җиңеллек сизелә. “Суык бит”, дип әйтүчеләргә  “киресенчә бәкедән чыккач бөтен тән кызыша, өшүне белмисең дә“, дияр идем. Һәр елны бәкедә коенучылар салкын тидереп авыруны белмидер, – ди бәкедән чыккан Лев Дормидонтов.
Ә православие динендәгеләр сулыкка чумуларын дәвам итте. Минем янымда Алексей Антонов коенырга хәзерләнә. Ул инде 10 ел бәкегә чума икән. Берара Мәскәүдә яшәгәндә дә күлдә коенуын дәвам иткән. 
–     Безнең районда бәкене бик әйбәт ясыйлар. Әнә киенү-чишенү өчен дә бик уңайлы урын булдырганнар. Судан чыканнарга кайнар чәй, коймак тәкъдим итәләр. Чын бәйрәмчә оештырылган, – ди Алексей. 
Әйе, монда куркынычсызлык шартлары  бар таләпләргә туры китереп эшләнгән. Бәке белән янәшә медицина, гадәттән тыш хәлләр  хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлекчәсе егетләре кизү торды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Сергей Балакирев Әлки  урманчылык җитәкчесе Илсур Зәйнуллинга, Базарлы Матак  башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка, 105 нче янгын часте коткару  бүлеге җитәкчесе Александр Колоска һәм бу эштә ярдәме тигән һәр кешегә рәхмәтен белдерде. 
Хач ману бәйрәменә  бик күпләр изгеләндерелгән су алырга да килгәннәр иде. Хаҗ ману төнендә алынган суның файдалы, шифалы сыйфатлары ел буе саклана, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев