Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре концерт куйды

Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булды.


Сәхнәдән җыр-моң агылды, дәртле биюләр күңелне күтәрде. Концерт программасында Балалар иҗат йортыннан иҗат коллективы, “Ромашка”, “Березка”, “Салават күпере” һәм “Теремок” балалар бакчаларыннан төркемнәр чыгыш ясады. 

Фоторепортаж


Ул катнашучыларның үзләре һәм тамашачылар өчен дә онытылмаслык вакыйга булды. Концерт дәвамында чыгыш ясаучылар күңел җылысы һәм яхшы кәеф бүләк итте. Зал  мәгариф хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләрне кызыксынып караучы тамашачылар белән тулы иде. 

Концерт программасын бик тә матур итеп Флүсә Закирова һәм Ләйсән Фәтхетдинова алып барды. 
Бәйрәмне “Березка” балалар бакчасы коллективы “Тәрбияче-леди” биюе белән ачып җибәрде. Сабыйлар һәм тәрбиячеләрнең биюе хәрәкәтләрнең күптөрлелеге белән игътибарны җәлеп итәрлек булды, аны һәркем яратып карады. 

“Теремок”, “Салават күпере” һәм “Ромашка” балалар бакчалары хезмәткәрләре биюләре дә катлаулылыгы белән  кызыклы иде. Алар хәрәкәтләрне ышанычлы һәм тигез итеп башкарды. Ә ачык төстәге костюмнардан күзләрне алу мөмкин түгел иде. Бу чыгышларның һәрберсе дә алкышларга күмелде. 

Җырчылар да моңлы тавышлары белән әсир итте. Гөлүсә Сәмигуллина, Наталья Сәгыйрева, Гөлия Мәрдиева, Равил Насыйбуллиннарның чыгышы күңел кылларын тибрәтерлек булды. 

“Ромашка”, “Березка”, “Салават күпере” балалар бакчалары, Юхмачы урта гомумбелем бирү мәктәбе вокал ансамбльләре чыгышлары да хәтердә озакка уелып калырлык дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Сәхнә түрендә мактаулы кунак –  “Шанкрав” фольклор коллективы да чыгыш ясады. Тамашачылар таныш көйләрне җылы кабул итеп, кушылып көйләп тә утырды. 

Тамашачыларга шулай ук скетч һәм сәхнәләштерелгән күренешләр дә тәкъдим ителде. Алар һәр чыгыш ясаучыны яратып каршы алды, моны кул чабулар белән дәлилләде. Сәнгать дөньясы шундый могҗизалы, бөек шул ул. 

Җырларны тыңлау яхшы, шуңа да “Вконтакте”дагы безнең «Әлки хәбәрләре»  газетасы группасына рәхим итегез. Нәкъ менә шунда сез якташ җырчыларыбызның: үз һөнәрләренең осталарын һәм сәнгать юлына яңа басучы талантларның чыгышларын күрә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев