Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдыз”лык фестивале Гала-концерты үтте

Балаларга сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итүче “Созвездие-Йолдыз”лык фестивале турында күпләр беләдер.

Чөнки ул 2000 елдан бирле уздырыла һәм менә быел 25 апрельдә район мәдәният йортында бу республика күләмендә оештырылган гаять зур чараның Гала-концерты 24 нче тапкыр үтте. 

Балалар өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында уза. Фестивальнең Гала концерты ул – йомгаклау эше. Биредә әлеге чараның моңарчы узган җиңүчеләре чыгыш ясый һәм бүләкләнә дә.  

фоторепортаж

Районда узган фестивальне район башлыгы Александр Никошин ачып, уңышлар яулаган малай-кызларга, аларның әти-әниләренә, балаларны зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык итеп әзерләгән укытучыларга рәхмәтен җиткерде. 

–    Һәрбер бала да сәләтле. Аны вакытында күреп, үстерергә генә кирәк. Һәм менә бу яктан республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелгән “Йолдыз”лык фестиваленең роле гаять зур. Бүген без сәхнәдә инде уңышлар яулаган балаларны күрәбез. Алар малай-кызларның үзләренең, әти-әниләренең һәм, билгеле, укытучыларының зур хезмәте нәтиҗәсе, – диде ул.

 Һәм бүләкләнү өчен сәхнәгә фестивальнең район турында 1 нче урынны яулаучы малай-кызлар, коллективлар чакырылды. Алар: Сәидә Сафиуллина, Тимур Баев, Арина Никошина, Динә Гатыйпова, Мәдинә Гаджиева, “Улыбка”, “Ямьле” хореография коллективлары,  “Веснушки” вокал ансамбле, “Вдохновение” дуэты, Миләүшә Фәйзуллина, Зәлия Галимова, Гран-Прига ия булучы Полина Альтурович. 
Шуны әйтергә кирәк:  Имилия һәм Ильяна Вәлиевалар, Тимур Баев фестивальнең Нурлат шәһәрендә үткән зона турында да җиңүгә ирешә һәм суперфиналда да катнаша. 

Сәхнәгә әлеге балаларны әзерләүчеләр – укытучылар да чакырылып бүләкләнде. Аларга хөрмәт сүзләрен район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева җиткерде.

-    Сез иң бәхетле укытучылар. Сезгә балалар үзләре теләп килә, яратып шөгыльләнә. Алга таба да шундый укучыларыгыз күп, уңышларыгыз белән безне сөендерергә булсын, – диде ул.

Бәйгеләрдә җиңүләр яулаган тагын бер төркем малай-кызлар сәхнәгә чакырылып, аларга 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов та котлау сүзләрен әйтте:

–    “Йодызлык” проекты ул – республика күләмендә оештырылган иң уңышлы эш. Ул сәләтлеләрне беренче тапкыр сәхнәгә алып чыгып, елдан-ел осталыкны камилләштерергә мөмкинлек биреп, аны йолдыз итә. Аның бар районнарда да уздырылып, авыл балаларына да зур сәхнәгә күтәрүе белән кадерле ул, – диде ул. 

Районның мәдәният  бүлеге хезмәткәре Рәсимә Гайфуллина да сүз алгач, әлеге чараның зур бәйрәм булуын, “Йолдызлык” фестиваленең Гала концертында балаларның иң булганнары, иң осталары җыелуын ассызыклап, аларга алга таба да уңышлар теләде.
Бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаучы “Йолдызлар”ның күбесе районның музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Аларның кайберләре әле яңа гына белем ала башлаган, ә икенчәләренә мәктәп белән хушлашыр чак җиткән. Мәктәпнең чыгырылыш укучылары быел икәү, алар җиңүләр яулаулары сәбәпле, газета битләрендә дә күп тапкыр телгә алынган Полина Альтурович һәм Диана Садриева. Бу талантлы кызарның әти-әниләре – Василий һәм Виктория Альтуровичлар, Илшат һәм Динә Садриеваларга да, рәхмәт сүзләре әйтелеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Концертта чыгыш ясаган малай-кызларның җир-биюләре исә тамашачы кылучыларның үзләренә зур бүләк булды. Сәхнәдәге һәр бала да үзенчәлекле, аларның һәркайсы матур киемнәре һәм осталыклары белән үзенә тартып торды. 
  Фестивальнең гала-концерты аның гимнына әверелгән “Кояш дискотекасы” җыры белән тәмамланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев