Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районның террорга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

22 сеннән 24 октябрьгә кадәр Татарстан башкаласында чираттагы БРИКС саммиты үтәчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый киң колачлы чараны үткәрү – безнең өчен зур җаваплылык һәм дәрәҗә булуын ассызыклады. Казан мэры Илсур Метшин бу көннәрдә шәһәргә якынча 20 мең кунак киләчәген дә хәбәр итте.


11 октябрьдә районның террорга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды, анда саммит узган вакытта куркынычсызлыкны булдыру мәсьәләләре каралды. 
Утырыш район башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды, анда шулай ук район прокуроры Станислав Козлов һәм Әлки буенча эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин катнашты.  


Полиция бүлекчәсе җитәкчесе республикада спорт корылмалары, сәнәгать объектлары һәм транспорт, халыкның гаммәви җыелган урыннарының террорга каршы ни дәрәҗәдә сакланган булуын өстәмә тикшерүләр узуын да әйтте. Шул уңайдан ул бар кешеләргә дә һөнәри яктан кирәк булмый торып яисә ул юнәлештә мавыгуы булмаган затларның күзәтү приборлары, химик реактивлар, агулар һәм башка шундый әйберләр сатып алуына игътибар итәргә чакырды. Чөнки мондый әйберләр террорлык һәм диверсия актлары кылу өчен кулланылырга мөмкин. Ялган кулланып, шартлаучы әйберләрне алып чыгу өчен, башка кешеләр дә файдаланырга мөмкин. Шулай ук чит затның халык күп җыелган объектлар белән кызыксынуы да шик уятырга тиеш.   
Ришат Насыйбуллин әлкилеләрне бар шикле кешеләр турында хокук саклау хезмәтләренә хәбәр итәргә чакырды. Кешеләр күп булган урыннарда, мәсәлән, парковка, сәүдә үзәкләре, кафе, торак- йорт ишегаллары, подвал, чормаларда гадәти булмаган әйберләр күргәндә, аеруча сак булырга кирәклегенә дә басым ясады.
Район башлыгы, диверсион-террорлык актларын үткәрүгә әзерләнү өчен тартылган шикле затларны ачыклау максатыннан, тикшерүләр уздыру мөһимлеген ассызыклады. 
Район прокуроры утырышта катнашучыларга әлеге темага формаль яктан якын килмәскә чакырды. 
Җәмгыяви-сәяси тотрыклылыгыбыз, социаль- икътисади ниятләрне тормышка ашыру һәм иң мөһиме –  кешеләрнең иминлеге террорлык актларын булдырмау белән турыдан-туры бәйле бит. 
Гамәлләрендә диверсион-террорлык акцияләр үткәрергә әзерләнү билгеләре булган шикле затлар турында хокук саклау хезмәтләренә хәбәр итәргә кирәк:

Тиз арада ярдәмгә чакыру хезмәте телефоны – 112
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү хезмәте телефоны – 8 (843) 291-30-21
ТР буенча куркынычсызлык хезмәте идарәсенең кизү хезмәте телефоны –   8 (843) 231- 45-55.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев