Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Минһаҗев Карга авыл җирлеге башлыгы булып 34 ел дәвамында эшли

Районыбыз үсә, үзенә кунаклар җәлеп итеп, елдан-ел матурая, төзекләнә бара. Яңа йортлар, кибетләр салына, ял урыннары булдырыла.

Аларның күбесе биредә яшәүчеләр һәм җирле хакимият тарафыннан эшләнә.

Бу казанышларда зур эшләр һәм җаваплылык йөкләнгән авыл җирлеге башлыкларының да өлеше күп. Бүген сүзебез шундый җитәкчеләрнең берсе –  намус белән, башкаларга үрнәк булып хезмәт иткән Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев турында.

Рамил Вакыйф улы 1961 елда Карамалы авылында туа. Аның әти-әнисе гади хезмәт кешеләре була. Әтисе Вакыйф Хаҗип улы – гомер буе механизатор, әнисе Гәйшә Исмәгыйль кызы савымчы булып эшли. Ата-ана ике ул – Рамил һәм Радикны үстерә. Радик Минһаҗев – Татарстанның атказанган рәссамы.

Авыл җирлеге башлыгы булып, Рамил Вакыйф улы 1990 елда эшли башлый. Аның җитәкче вазифасында тәҗрибәсе була инде: моңарчы ул Карга урта мәктәбендә директор бурычын үти. Әлеге мәктәпкә ул, 1984 елда Казан педагогика институтын тәмамлагач, юллама буенча җибәрелә. Ә укытучы буларак эшчәнлеге аның тагын да иртәрәк башлана. 18 яшендә, ... Мораса мәктәбендә аңа 4-5 сыйныфларда математика укытуны йөклиләр. Бер елдан ул педагогика институтына укырга керә. Бу һөнәр аны тормыш иптәше – Актаныштан юллама белән Әлки районына балалар укытырга җибәрелгән Фәнүсә Саяновна белән таныштыра.

Рамил һәм Фәнүсә апа өч бала үстерә. Алар барысы да, югары белем алып, төрле өлкәләрдә әтиләре кебек яхшы җитәкче булып эшлиләр. Бүгенге көндә, дәү әти белән дәү әнине шатландырып, 6 онык үсеп килә. 

Карга авыл җирлеге район үзәгеннән 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә күрсәткечләр артыннан кумыйлар – тырышып эшлиләр генә. Ә җирле хакимият белән авыл кешеләре аңлашып эшли алганга, уңышларга да ирешәләр. Рамил Минһаҗев хезмәт шартлары һәм ял итү мөмкинлеге булдырырга кирәклеген яхшы белә, нәтиҗә шуннан соң үзе күренәчәк. Һәм сүз биредә яхшы юллар һәм парклар турында гына бармый, җирлекнең җәмәгатьчелек тормышында да уңышлары күренә бит.

Узган елның сентябрь аенда Карга авыл җирлеге Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округындагы шундый ук исем – Карга дип аталган авылның вәкилләрен үзләренә кунакка чакырды. Ул вакытта безгә, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен, җәмәгатьчелек һәм дини эшлеклеләр килде. Ул бер-берсеннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан бер исемдәге авыл кешеләре өчен генә кызыклы очрашу булмады, ул район өчен дә бер вакыйга иде. Һәм ул очрашу, нигездә, Рамил Минһаҗевның тырышлыгы аркасында үтте. 

Кеше уңышларга сәләтле булып туганы түгел, ә тырыш булуы аркасында ирешә. Аның шәхси сыйфатлары шулай үсәргә мөмкинлек бирә. Нинди тормыш юлы үтәчәге, кешенең нәкъ менә үзеннән тора. Рамил Минһаҗев, авыл җирлеге башлыгы булып, 34 ел дәвамында эшли. Татарстан күләменә дә бу урында шулай күп еллар хезмәт итүче бары ике генә кеше бар.  Менә шуннан гына да әлеге хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген, түземлек, сабырлык соравын аңларга була.

Рамил Вакыйф улы илдәге күп үзгәрешләрнең шаһиты була. Ул – советлар вакытындагы тормыш та, үзгәртеп корулар да һәм заманча үзгәрешләр дә. Тормыш тәҗрибәсе булу, билгеле, эшне тагын да уңышлырак алып бару мөмкинлеге бирә.  Әйе, сабыр холыклы, акыллы, авыр чакта кеше хәленә керә алган, ярдәм кулы сузган җитәкчене авылдашлары да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 

Рамил Минһаҗев авыл кешеләре өчен бик тә кирәкле эшне алып баруны аңа ышанып тапшыруларын һәрвакыт яхшы аңлый. Шуңа да хезмәтенә һәрчак намус белән, җаваплы карый.

Октябрь башында Рамил Минһаҗевны, зур хөрмәт күрсәтеп, лаеклы ялга озаттылар. Аның җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүе ассызыклап әйтелде. Күп еллар намус белән хезмәт иткәне өчен, ул ведомство бүләкләренә – “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен”, “Намуслы хезмәт өчен” медальләренә һәм башкаларга лаек була. Хезмәттәшләре – авыл җирлеге башлыклары, авыл кешеләре сүзләренә караганда, Рамил Вакыйф улы – үз җирлеге өчен һәрвакыт җаны-тәне белән янып эшләгән кеше ул. Аның тормыш юлы – үз хезмәтеңә тугрылык үрнәге. 

Ул үзе дә, бергә аңлашып башкарган эшләр, кирәк чакта ярдәм иткәннәре өчен, хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде. 

Карга авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп районда моңарчы җинаять-башкарма инспекциясе җитәкчесе булган Айрат Гыйбадуллин билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев