Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәсим Вәлиәхмәтов - хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил

Чистай электр челтәренең “Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалында 2021 елда җитештерү һәм электр челтәре хезмәтләре арасында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил” исеменә бәйге үтте.

  Шунда якташыбыз Рәсим Вәлиәхмәтов икенче урынны яулады. 
Аның районның электр челтәре җәмгыятендә электротөзәтүче булып эшләвенә 10 елдан артык инде. 
Хезмәтне саклау буенча вәкил ул – оешмаларда җитәкченең тиешле хезмәт шартларын оештыруын тикшереп тору буенча җаваплы кеше. 
Бәйгедә 14 хезмәткәр катнашты. 
Бәйге ике этапта үтте:
1 нче этап – хезмәткәрләрнең документларын тикшерү;
2 нче этап исә берничә биремне үз эченә алды: визит карточкасы, модольле тестлаштыру, хезмәтне саклау буенча вакыйгага бәйле һәм иң яхшы плакат, кроссвордлар чишү. 
Бәйге нәтиҗәләре күренгәнчә, ярышчылар бер-берсеннән беразга гына калышкан иде. Шулай да җиңүчеләр дип түбәндәге хезмәткәрләр табылды:
1 нче урын – Олег Проворнов, җитештерү хезмәте;
2 нче урын – Рәсим Вәлиәхмәтов, Әлки электр челтәре;
3 нче урын – Александр Исаев, Норлат районы электр челтәре. 
Жюри әгъзалары һәр хезмәткәрнең дә бәйгегә җитди әзерләнүен билгеләп үтте. Төрле хезмәт һәм оешмаларда хезмәтне саклау буенча вәкилләрнең бик тә кирәкле хезмәткәр булуларына басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев