Рифат Зариповка концертларында нинди генә бүләк ясамыйлар. Күптән түгел Лаешта узган концертында түбәтәйле үрдәк бүләк иткәннәр.
Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе: "Арча районында сиңа әтәч бүләк иттеләр. Чистайда какланган каз бирделәр. Арча белән Чистайдан ким җиребез юк" - дигән сүзләр белән сәхнәгә түбәтәй кидерелгән үрдәк чыгарган, дип яза Акчарлак.
"Менә шул традицияңне бозмыйча безнең үрдәкне дә балконыңа алып кайтып куй инде", - дип өстәгән җитәкче.
"Җәмәгать мин тиздән ферма ачам. Әтәч, каз бар, бүген үрдәк бирделәр. Тагын нәрсә көтә икән мине алда?" - дип язган җырчы "Инстаграм" битенә.
Матбугат.ру
Нет комментариев