Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби белән очрашты

Базарлы Матакның “Ромашка” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары махсус хәрби операциядә катнашучы Николай Тарынчев белән очрашты. Хәрби вакытлыча ялга кайткан.


Балалар әлеге операция алып баруның әһәмияте, илнең төрле почмакларында яшәүче балалардан килгән хатларны укыганнан соң, сугышчылар кичергән хисләр, солдатларның сугышчан рухы, Россия коралларының ышанычы турында солдатның үзеннән ишетте. 
Балалар бик теләп концерт номерлары башкарды. Алар Николай Дамировичка һәм аның хезмәттәшләренә үзләре ясаган рәсемнәрен бүләк итте. Озакламый Николай яңадан фронтка китәчәк һәм ул сабыйларга хатларны, һичшиксез, сугышчан иптәшләренә тапшырылачагын да әйтте. Николай Дамирович балаларга тыныч тормышта яшәүләрен, бәхетле балачак теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев