Росреестрның Татарстан буенча идарәсе һичшиксез нотариус раславы таләп ителгән алыш-бирешләргә багышланган “кайнар линия” үткәрде
Районда шылтыратуларны дүрт сәгать дәвамында Әлки һәм Спас районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы кабул итте.
“Кайнар линия” барышында 100 дән артык сорауга аңлатмалар бирелде. Аеруча еш кабатлана торган сорауларны һәм аларга җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
СОРАУ. Бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортны һәм җир участогын сату тәртибе турында. Сатучының әлеге милеккә хокуклары ЕГРНда теркәлгән, объектлар кадастр исәбенә куелган. Аларны сатканда яңа техник план төзү кирәкме?
ҖАВАП. Бу очракта объектларны бүтән кеше милкенә күчергәндә яңа техник план эшләү таләп ителми.
СОРАУ. Ир һәм хатын үзләренең уртак мөлкәтләрен бүлү турында нотариуста Килешү расладылар. Аның нигезендә ир һәм хатынның берсенә калдырылган күчемсез милек объектына милек хокукын теркәү өчен Килешү якларының берсе мөрәҗәгать итә аламы?
ҖАВАП. “Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында” Законның 15 маддәсе 3 бүлеге 5 пункты нигезендә, күчемсез милек объектына хокукны берьюлы кадастр исәбенә куелмыйча дәүләт теркәве үткәргәндә нотариуста расланган алыш-биреш яисә нотариус башкарган башка гамәл буенча хокукка дәүләт теркәве турында гариза белән нотариус раслаган алыш-бирешнең теләсә кайсы ягы, яисә нотариус яки аның хезмәткәре мөрәҗәгать итә ала.
СОРАУ. Танышыбызның фатирга милек хокукы ЕГРНда теркәлгән. Ул әлеге мөлкәтнең яртысын үзенең улына бүләк итмәкче була. Әлеге күчемсез милек объектының яртысы аның үз милкендә кала. Бу очракта алыш- бирешне нотариуста раслау зарурмы?
ҖАВАП. Бүләк итү килешүе нигезендә фатирның яртысына хокук улына күчеп, ул теркәлгәннән соң гына милеккә гомуми өлеш хокукы көченә керә. Бу очракта өлешне бүләк итү килешүен нотариуста раслау мәҗбүри түгел.
СОРАУ. Сату-алу гамәлен нотариуста раслаганнан соң ике як та аны нинди срокта теркәп өлгерергә тиешләр?
ҖАВАП. Теркәү срогы –нотариуста расланган алыш-биреш нигезендә хокукларга һәм тиешле документларга дәүләт теркәве үткәрү турындагы гариза Идарәгә кабул ителгән көннән соң өч эш көне дәвамында (Хокукларны теркәү турында законның 16 маддәсе 1 бүлеге 8 пункты).
Пресс-служба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев