Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга 20 дән артык төрдә ярдәм чаралары күрсәтә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чараларының шактый өлеше проактив (гариза белән мөрәҗәгать итмичә ) режимда күрсәтелә. Мәсәлән, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә исәпләнә, ә сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ай саен түләнә торган пособие гражданарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия хокукларын формалаштыруның махсус шартлары гамәлдә. Хәрби операциядә булу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә - бер ел хезмәт итү ике ел хезмәт стажы итеп исәпләнә. Шул ук вакытта арттырылган пенсия коэффициентлары санала: сугышта катнашкан бер ел өчен гадәттәге 1,8 урынына 3,6 коэффициент исәпләнә. Махсус операциядә катнашу вакыты шулай ук хезмәт стажы өчен картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә дә исәпкә алына.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 4 838 сум күләмендә ай саен бирелә торган акчалата түләү билгели. Россия геройларына бу пособие 103 693 сум тәшкил итә. Ике түләү дә ведомствоара хезмәттәшлек мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә.
Хәрби операциядә җәрәхәт алган хәрби операциядә катнашучылар ай саен күләме инвалидлык төркеменә бәйле булган акчалата компенсация алырга хокуклы. Алар шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары белән аерым программа буенча тәэмин ителә. Кирәкле әйберләр сатып алыр өчен электрон сертификат гариза белән мөрәҗәгать итмичә - медицина-социаль экспертиза учреждениеләре мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә.
Моннан тыш махсус хәрби операциядән демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд карамагындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләнүе уза һәм шифаханәләрдә дәвалана алалар. Моның өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм дәвалану кирәклеген раслаучы документлар булырга тиеш. Социаль фонд бүлеге дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын каплый.
"Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тиешле барлык ярдәм чараларыннан бернинди тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тырышабыз. Күпчелек түләүләр проактив форматта, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Һәркемнең үз хокуклары турында белүе һәм алардан файдалана алуы мөһим", - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Реабилитация үзәкләрендә дәвалану өчен гаризаны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә нинди клиент хезмәтендә яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша бирергә мөмкин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев