Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көне өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да зурлап билгеләп үтелде. ФОТО

Юхмачыдагы бу интернат ремонт һәм реконструкция эшләреннән соң зурайды, иркенәйде, анда өстәмә бүлмәләр барлыкка килде. Интернатта хәзер өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 67 кеше тәрбияләнә. Монда бер генә бәйрәм дә игътибарсыз калмый. Россия көнен дә алдан әзерләнеп, көтеп алдылар. Өлкән яшьтәгеләрнең тормышлары ил язмышыннан аерылгысыз бит. Алар нигездә бөтен гомерләрен...

Юхмачыдагы бу интернат ремонт һәм реконструкция эшләреннән соң зурайды, иркенәйде, анда өстәмә бүлмәләр барлыкка килде. Интернатта хәзер өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 67 кеше тәрбияләнә. Монда бер генә бәйрәм дә игътибарсыз калмый. Россия көнен дә алдан әзерләнеп, көтеп алдылар. Өлкән яшьтәгеләрнең тормышлары ил язмышыннан аерылгысыз бит. Алар нигездә бөтен гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргән, илнең чын ватанпәрвәрләре булган кешеләр.
Бәйрәм алды көнендә "Дан сиңа, Россия!" дигән тематик кичә үткәрелде. Юхмачы авылы китапханәсе хезмәткәрләре Галина Фомина һәм Анна Минсафина интернатта тәрбияләнүчеләргә гади, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп Россия көненең барлыкка килүе тарихы, Россия символлары - әләм, герб, гимн турында сөйләделәр. Ә өлкәннәр Россия турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
12 июньдә исә интернатка Демидовка авылыннан клуб мөдире Дмитрий Туров җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы зур концерт белән килде. Анда шулай ук Туган ил, Ватан, Россия турындагы җырлар яңгырады. Өлкәннәр бик күңелләре булып, үзешчәннәрне рәхмәтләр әйтеп озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев