Сахалинда әлкилеләрне яхшы беләләр
Әлки якташлык җәмгыяте 3 февральдә Салахин татар милли мөһтәрияте белән телекүпер үткәрде.
Сахалин утравында яшәүче татарларны Әлки якташлык җәмгыяте рәисе, Россия кооперация институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева сәламләде. Ул ерак кардәшләргә якташлык җәмгыятенең ниләр белән шөгыльләнүе хакында сөйләде. Алсу ханым Базарлы Матакта якташыбыз, фронтовик язучы Нәби Дәүли хөрмәтенә һәйкәл ачылу турында горурланып әйтеп үтте. Бездән 7 мең чакрым ераклыкта яшәүче милләттәшләребезгә барлык әлкилеләр исеменнән кайнар сәлам тапшырды ул.
Телекүперне якташлык җәмгыятенең оештыру эшләрен башкаручы Флера Абдуллина алып барды. Телекүпердә шулай ук якташларыбыз – Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов, танылган артистлар Фәнис Кәлимуллин, Нияз Җәләлов, Базарлы Матактагы С.Лисенков исемендәге музей һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре дә катнашты.
Сахалин ягы вәкилләре – бер төркем татарлар безнең белән бик җылы аралаштылар. Бу очрашуны оештыруда утрауның татар милли мөхтәрияте җитәкчесе Зәкия Вәлитова да зур роль уйнады. Ул Әлки якташларының брдәм, актив яшәүләренә кат-кат соклануын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев