Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салих Маннапов иҗаты Әлки районында яшәүчәләргә бик якын һәм кадерле

Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) - "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты генераль директоры, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм "Казан утлары" журналы редколлегиясе әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре… Әмма иң элек ул - безнең якташыбыз: Мәүләшәдә туып, Муллавылында үскән, Алпарда укыган өч авыл баласы. Беренче...

Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) - "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты генераль директоры, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм "Казан утлары" журналы редколлегиясе әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре…

Әмма иң элек ул - безнең якташыбыз: Мәүләшәдә туып, Муллавылында үскән, Алпарда укыган өч авыл баласы. Беренче шигырьләре районыбыз газетасында басылган. Милләттшләребез яшәгән һәр төбәктә Мөдәррис Вәлиев (элегрәк - "Мәгариф", хәзер "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты) чыгарган дәреслекләр белән укыталар, шуңа күрә аны шагыйрь буларак кына түгел, бөтен гомерен татар мәгарифенә багышлаган зат буларак та илдә-көндә таныйлар. Аның районыбыз мәктәпләрендәге очрашулары да күңелләрдә калгандыр. Салих -Мөдәррис абыебызның бу "кайтуы" - әнә шул мәктәпләр һәм аларның укытучылары турында шигырь телендә берничә сүз әйтү өчен.

Рухи кыйблабыз

Дөнья буйлап безне озата бара

Әлки - Алпар мәктәбенең даны.

Кем булсак та, сезнең исеме белән

Безнең гамәлләрне Ил таный.

Шул мәктәптән чыгып киткән сукмак-

Гел яктыга илткән юл икән.

Күптән озатып калдың… Ә шулай да

Синнән киткәнебез юк икән.

Рәхмәт яусын безне үстергәнгә!-

Ераклардан торып әйтәмен:

Мең яшәгез, затлы мөгаллимнәр!

Яшә, безнең Әлки мәктәбе!

Сагыну

Еллар аша сагынам Сине, Апа,

колак салып хәтер тынлыгына:

Ишетәм анда матур тавышыңны…

Күңелемдә Синең җырың гына.

Еллар аша сагынам Сине, Апа,

тутырып карыйм хәтер күзем белән:

Синең матур сының әле дә күрәм…

җылы сүзең, нурлы йөзең белән.

Өйрәттең Син дөнья гыйлеменә,

Аерырга акны карадан.

…Балачакның якты иртәсенә

әгәр кайтып төшсәм яңадан,

Бер шарт куям Алпар мәктәбенә,

белеп торсын әле шул турыда:

Класс җитәкчесе - Дания апа,

директоры - Әүхәт Кашаф улы

булса гына барам укырга.

Остазлар

Без бәхетле идек остазлардан:

Саный калсаң әгәр озак итеп,

Күз алдыңа иң әүвәле басар

Гомәр абый белән Нур Заһитов;

Харрас абый, Кадир агаларның

Таныш тавышы, сыны-гәүдәсе.

Ачылыр да ишек, каршыбызга

Кереп басар кебек һәммәсе:

Наил абый һәм Сәкинә апа,

Сафия апа, Хәсән абыйлар…

Нурания апа нимесчәләп дәшәр,

Еллар аша безне таныр да.

Шәриф абый белән Сания апа

Ни аңлатты хисап серләрен,-

Мин тормышта барыбер исәп-хисап

белән яшәү җаен белмәдем.

Рокыя апа мәктәп бакчасында

Йөридер күк әле бүген дә…

Хатип абый тыйнак кына узды

Һәммәбезнең күңел түрендә.

Рахмановлар Алпар мәктәбеннән

Кулга каләм биреп озатты.

Шунда алган тел ачкычы белән

Ачып кердек ничә йозакны.

Без бәхетле булдык остазлардан!-

Алар юл күрсәтте иң элек.

Илгә кылган хезмәтебез аша

үзегезгә кайтсын игелек!

Классташлар

Кайтыйк әле, кайтыйк бала чакка-

Атлап түгел, чабып-йөгереп.

Авыл чирәмендә аунап үскән

Авылдашлар әле дә шунда кебек.

Дөнья гаме белән әллә кайда

Бәхет эзләп йөри безнең башлар.

Авылдашлар, кан туганнар кебек

Якыная бара классташлар.

Әлки мәктәпләре

Алпардамы, Түбән Әлкидәме,

Чаллыда я Матакның үзендә

укыганнар кызыллык китермәс

Туган мәктәбенең йөзенә.

Такталары кара булсалар да,

Күңелләрне алар агартты.

Һәр балага гомерлеккә җитәр

Китаплардан күчкән ул якты.

Салмандамы яки Әлморзада,

Башлангычмы яки уртамы

белем алган татар балалары

Тапты иң югары ноктаны.

Тәрәзәләре, бал кәрәзе сыман,

Нигә шулай якты балкыйлар?

Мәктәпләре нурлы булганга ул,

Ил күзендә данлы әлкиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев