Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымнар турында хисапны электрон рәвештә җибәреп булачак

“Шәхси кабинетлар – салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы”,–ди Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.

Физик затлар өчен шәхси кабинет сервисы аша шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар 3-НДФЛ декларацияләрен юллый алачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин хәбәр итте.

30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылган иде. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан чыгып, салым түләүчеләргә салым инспекциясенә килеп йөрүне мөмкин булганча чикләү зарурлыгы турында газета һәм сайт аша район халкына без дә хәбәр иттек. Салымнар турында хисапны, электрон имза булса, электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында “Салым һәм бухгалтер хисабы” сервисы аша җибәреп булачак.

Андрей Никиташин контактсыз сервислар кулланырга киңәш итә. Ул искәрткәнчә, Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар.

Мәгълүм булганча, шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә  шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. “Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала, — ди Андрей Никиташин.

Икътисадт куркынычлар турында Федераль салым хезмщтенеж ТР буенча идәрәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@ nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843)235-13-60,235-13-67 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 8-800-222-22-22 бердәм контакт үзәк телефонына яки рәсми сайтта салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев