Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең өегез җир участогына “бәйләнгәнме”?

Татарстан Кадастр палатасына көн саен дистәләрчә кеше күчемсез милек кадастрында җир участокларының өйләргә һәм биналарга бәйләнеше булмау (яисә ялгышлык булу) мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итәләр.

Җирлеккә бәйләнеш бу очракта күчемсез милек объектының төгәл координатларын билгеләүне аңлата. Мондый мөрәҗәгатьләр, кагыйдә буларак, 2012 елга кадәр сатып алынган күчемсез милек объектларын мөлкәт итеп рәсмиләштергәндә үзара туры килмәүләр ачыклангач башлана. Мисал өчен, сез гараж астындагы җир участогын рәсмиләштерергә телисез, ә аңа милек хокукы инде рәсмиләштерелгән булган. Әгәр кадастр мәгълүматлары буенча объектлар бәйләнеше булмавы ачыкланса, сез мөрәҗәгать иткән җирле үзидарә органының участокны сезгә бирүдән баш тартырга тулы хокукы бар. Мондый баш тарту ситуацияләре әледән-әле булып тора, мәгълүматларда биналар һәм корылмаларның хаталы бәйләнеше вариантлары да булырга мөмкин.
Проблема шуның белән бәйле, күчемсез объектлар чикләре координатларын билгеләүгә таләпләр 2012 елда гына кертелде. Аңа кадәр "участок-күчемсез милек объекты" бәйләнеше адрес буенча, ягъни белешмә ысулы белән билгеләнә иде. Бүгенгә күчемсез милек кадастрында объектларның бары 12,7 проценты гына урынга координатлар буенча бәйләнгән. Күчемсез милек объектларының 65 проценттан артыгында җир участогы белән бәйләнеш турындагы мәгълүматлар чама белән генә билгеләнгән. Калганнарында бәйләнеш бөтенләй юк. Димәк, әлеге өйләр һәм биналарның ияләре корылмаларның чикләре үз участоклары кысасыннан чыкмый дип инана алмыйлар.
Шунысы бар, кадастр исәбе органы үз базасына үзгәрешләрне бары тик тәкъдим ителгән документлар нигезендә генә кертә ала. Мондый проблема белән очрашкан кешеләргә әлеге документларны әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Техник планда ялгышлар китмәсен өчен, белгечнең квалификациясенә игътибар итү зарур. 2016 елның декабреннән гражданнарның СРОда әгъза булуы аларны яклауның өстәмә инструменты булып тора. Бу эшләрнең сыйфатын, шул исәптән техник планнар төзүне контрольдә тотарга ярдәм итә.
ТР Кадастр палатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев