Силос азыгы Әлки районы терлекләре өчен ике еллык запас белән хәзерләнә
Силос өчен кукуруз мәйданы 6622 гектар биләгән иде.
Шуның 5,5 мең гектарыннан масса җыеп алып базларга салынды. Район буенча әлеге сусыл азык 120 мең тонна хәзерләнде. Чагыштыру өчен: былтыр ул 64 мең тонна салынган булган.
Хуҗалыкларда тагын 1 мең гектардан әлеге культураны җыеп алып азык утарларына урнаштырасы бар.
Чуаш Кичүе терлекчелек фермасы өчен силос 25 мең тоннага якын хәзерләнгән, Карга комплексына 28 мең тоннадан артык, Юхмачы сөтчелек комплексы өчен 23 мең тонна һәм “Хузангай”га 25 мең тонна яшел масса кергән.
Силос азыгы район терлекләре өчен ике еллык запас белән хәзерләнә.
Әлки комбайнчылары да өлгер эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев