Сихтермә авылында Иске Яңа елны каршы алдылар
13 гыйнварда Сихтермә авылында моңарчы тиңе булмаган масштабта Иске Яңа елны каршы алу бәйрәме оештырылды.
Бәйрәмгә район авылларыннан да, башкалабыз Казаннан да күп кунаклар килгән иде.
Әлеге авылга яңарак кына Мәскәүдә янә элеккеге исеме кайтарылу турында карар кабул ителгән. Быелдан без Сихтермә-Хузангайны – Сихтермә дип атап йөртербез. Ә инде атаклы чуаш язучысы Петр Хузангай тәхәлләвен (аның документларда исеме Петр Казанков) “Хузангай” җәмгыяте горур йөртер.
Былтыр район авылларында Яңа ел бәйрәменә бик матур итеп әкият геройларын ясаучылар күп булды. Район җитәкчелеге белән ул оста кулларны Сихтермә авылына туплап, үзенә күрә бер конкурс оештырырга булганнар. Нәтиҗәдә, авылның үзәк урамыннан алып буеннан-буена (хәтта, чуаш милли бәйрәме “Уяв” узган төп мәйданга чаклы), кар-боздан әкият геройлары калкып чыга. Алар төрле төсләргә буялгач, үзеңне ирексездән әкият дөньясына чакырылгандай хис итәсең.
Әлеге тамашага бәя бирергә дип, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе киңәшчеләре Владимир Казанков һәм Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә комиссия килгән иде. Аларны тамаша-бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.
Петр Хузангай музей-клубы каршында башкала кунакларын төрле әкият геройлары булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре каршы алдылар. Алар җырлап-биеп, җитәкчеләрне Иске Яңа ел белән котладылар. Аннан гармун көенә кушылып, Сихтермә урамы буенча атладык. Юл кырыйларында ясалган карлы-бозлы сыннар (ә алар барысы 120 данә икән) – бүгенге чараның чын хуҗалары безне озата бардылар. Аннары “Уяв” рестораны каршына куелган биек, купшы ясалма чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнүләр башланды. Монда берничә йөз кеше җыелды. Арада балалар да күп. Мәдәният хезмәткәрләренең җырлы уеннарына башкала кунаклары да кушылды. “Чыршы-чыршы без сине, сагынып көттек ел буе!” дип, яше-карты җыр сузды.
Кыш бабай белән Кар кызы балаларны биетте, уйнатты, күп итеп бүләкләр өләште.
Бер уңайдан иң оста сын ясаучы хезмәт коллективларына дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Район башлыгы Александр Никошин бәйрәмгә җыелган халыкны, барлык әлкилеләрне Иске Яңа ел белән кайнар котлады, һәркемгә сәламәтлек, хезмәт казанышлары теләде.
Котлауларга “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов та кушылды. Ул Сихтермә авылында шундый мәртәбәле бәйрәм оештырганнары өчен район җитәкчелегенә, бу эштә катнашкан мәдәният, мәгариф, бюджет оешмалары хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. “Әлки районы хезмәттә дә, ялда да бердәм безнең”, диде Евгений Чугунов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев